Халыкара урман көне кысаларында "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Халыкара урман көне кысаларында "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләрендә экологик культура һәм җаваплылык формалаштыру максатыннан төрле чаралар үткәрелде. Бу көнне барлык төркемнәрдә тематик шөгыльләр узды. Балалар урманны ни өчен байлык дип атыйлар, безнең урманнарның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында белемнәрен ныгыттылар, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Балаларга кунакка "Тәтеш урманчылыгы" ДКУ урман саклау һәм яклау инженеры Зайкин В. А. килде. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Көньяк микрорайонда яшәүчеләр өчен "Урманны саклагыз!” акциясе үткәрелде. "Әкият" балалар бакчасы хезмәткәрләре балаларның балалар бакчасында алган белемнәрен һәм күнекмәләрен файдалы итеп куллана алачагына ышаналар.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International