Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре көне белән!

2022 елның 27 марты, якшәмбе

Эчке гаскәрләр хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре – Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре көне белән котлыйм!

Тыныч вакытта да, хәрби сынаулар елларында да эчке гаскәрләр солдатлары һәм офицерлары һәрвакыт югары профессиональлек һәм бурычларына тугрылыклы булуларын күрсәттеләр. Бүген эчке гаскәрләр безнең республикада хокук тәртибен һәм тотрыклылыкны саклауда, гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә, оешкан җинаятьчелеккә, экстремизмга һәм терроризмга каршы торуда мөһим роль уйный.

Эчке гаскәрләр хезмәткәрләре алга таба да дәүләт тарафыннан йөкләнгән бурычларны намус белән үтәрләр, закон сагында нык торырлар, Россиягә һәм аның гражданнарына дөрес хезмәт итәрләр дип ышанам.

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, бөек Ватаныбыз – Россияебез иминлеге өчен эшчәнлегегездә уңышлар телим!

 

Тәтеш муниципаль районы башлыгы                                Р.Х. Сафиуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International