"Рябинушка балалар бакчасы" хәбәр итә

2022 елның 8 апреле, җомга

7 апрель-Халыкара сәламәтлек көне. Атна дәвамында безнең балалар бакчасында бу көнгә багышланган чаралар үткәрелде. Балалар белән һәр көнне иртәнге гимнастика, уяну гимнастикасы, массаж келәмнәре буенча йөрү, сәламәтлек юлы, чыныктыру процедуралары үткәрелде.
Балалар сюжетлы-рольле уеннар уйнадылар: "Сырхауханә", "Ашыгыч ярдәм", "Даруханә".

Балалар сәламәтлек турында рәсемнәр, фотолар карадылар. "Спорт сарае"н кордылар. Көн саен балалар белән "Витаминнар түтәлләрдә үсә", "Сәламәтлек нигезе", "Авырулар каян алына" "дигән әңгәмәләр үткәрелде.
Беренче кечкенәләр төркемендә "Шәхси гигиена" физкультура - сәламәтләндерү эшчәнлеге үткәрелде, икенче кечкенәләр төркемендә "Алма сәяхәте", "Убырлы карчык өчен сәламәтлек көне", өлкәннәр төркемдә "Туп көне", мәктәпкә әзерлек төркемендә "Физкультура-ура!" спорт күңел ачуы, татар төркемендә "Язгы сәламәтлек нуры" дигән спорт чарасы үткәрелде.
Атнаның һәр көне якты һәм истә калырлык булды, барлык эмоциональ хисләр белән сугарылды, дуслык, үзара аңлашу, ярдәм атмосферасын булдырды, уңышка ышаныч тудырды, һәркемнең индивидуальлеген һәм кабатланмаслыгын ачарга ярдәм итте.

Барлык чаралар да балаларның сәламәтлеген ныгытуга, хәрәкәт культурасын үстерүгә, балаларны һәм ата-аналарны сәламәт яшәү рәвешенә тартуга, балаларда үҗәтлек, ихтыяр көче, каршылыкларны җиңеп чыга белүгә, җиңә һәм җиңелә белүгә юнәлтелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International