«Библиотөн - 2022» Бөтенроссия акциясе кысаларында үзәк китапханә хезмәткәрләре килүчеләр өчен «Китапханәнең яшерен серләре» дип исемләнгән библиоперфоманс уздырдылар. Акция Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган иде. Алып баручылар катнашучыларны Идел буе халыклары мәдәнияте белән таныштырдылар. Квест-уен үткәрделәр, анда катнашучылар милли ашлар составын искә төшерергә, халык музыка уен кораллары рәсемнәре төшерелгән пазллар җыярга, Идел буе халыклары костюмнарын күрсәтергә тиеш иделәр.