Хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Барлык Россия почтальоннарын һөнәри бәйрәмнәре – Россия почтасы көне белән чын күңелдән котлыйм!
Почта җәмгыятьнең социаль-җитештерү инфраструктурасының аерылгысыз өлеше булып тора һәм төп тарихи бурычны гына үти – почта китерү, шулай ук мәгълүмати-коммуникацион хезмәт күрсәтү.
Безнең районның почта тармагында менә дигән кешеләр, күңелләре һәм йөрәкләре белән үзләренең җаваплы һөнәрләренә тугрылыклы кешеләр эшли. Сезне һәр йортта, барлык учреждениеләрдә һәм оешмаларда көтәләр.
Сезнең хезмәтегез игелекле һәм файдалы булсын. Сезгә иң изге теләкләр телим, һәм сезнең гаиләләрегез бәхетле һәм мул тормышта яшәсен!
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р. Х. Сафиуллов