Әлеге бәйрәм туризм өлкәсендә хезмәт куючылар, сәяхәт итәргә яратучылар көне буларак билгеләп үтелә. Кемгәдер әлеге бәйрәм романтика, әйләнә - тирә дөнья һәм табигать белән аралашу булса, кем өчендер туризмны оештыру һәм туристларны әзерләү буенча зур җаваплылык булып санала. Балалар-яшүсмерләр туризмын үстерү буенча зур эшләрне безнең районның мәгариф учреждениеләре алып бара. Туган якны өйрәнү буенча экспедицияләр, туристик слетлар һәм походларны балаларга өстәмә белем бирү үзәге оештыра. Тәтеш ягы тарихы музее коллективын аерым билгеләп үтәсе килә, ул күп еллар дәвамында безнең районда туристик проектларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнеп, елдан-ел шәһәребезне яратып килүчеләр санын артыра. Аларның нәтиҗәле хезмәтләре ярдәмендә Тәтеш, Татарстан Республикасында гына түгел, ә читтәге төбәкләрдә дә таныла башлады. Кадерле дуслар! Профессиональ бәйрәм көнендә, тәтешлеләрне һәм шәһәр кунакларын гаҗәеп сәяхәт дөньясына җәлеп итүегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм.
Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Р.Х. Сафиуллов