Балалар китапханәсе хәбәр итә

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Балалар китапханәсендә «Толерантлык – тынычлыкка юл» дигән толерантлык дәресе үтте. Балаларга «толерантлык» сүзенең мәгънәсе, Җир планетасында яшәүче төрле халыклар егет-кызларының дуслыгы, бер-берсенә хөрмәт күрсәтергә кирәклеге турында сөйләделәр. Бу сүзнең мәгънәсен яхшырак аңларга төрле уеннар һәм конкурслар ярдәм итте. Һәр кешенең үз холкы, үз мәнфәгатьләре, гадәтләре, дине һәм мәдәнияте бар. Тыныч һәм тату яшәр өчен, һәркем бер-берсен дус һәм хөрмәт итәргә, игелекле булырга һәм якыннары турында кайгыртырга тиеш. Без бит күпмилләтле илдә яшибез.

Чараның нәтиҗәсе-катнашучылар җыйган Дуслык чәчәге, анда алар толерант шәхескә хас булган төп сыйфатларны күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International