Үзәк китапханә хәбәр итә

2022 елның 18 ноябре, җомга

Бөтендөнья юл-транспорт һәләкате  корбаннарын искә алу көне ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу Россиядә дәүләт ял көне түгел, ләкин илебез әлеге дата белән бәйле акцияләрне хуплый. 2022 елда бу вакыйга 20 ноябрьгә туры килә. Бу датага район китапханәләре берничә чара үткәрделәр.

Алабирде авылы китапханәсендә  «Юлларда сак булыгыз!» дигән акция үтте, аның барышында катнашучыларга юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләнелде.

Бакырчы авыл җирлеге китапханәчесе тарафыннан " Игътибарлы бул!» дип исемләнгән танып – белү сәгате үтте.

Кошки -Новотимбай җирлек китапханәсендә укучылар бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне тарихы турында белделәр, юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм кабатладылар. Чара ахырында балалар юлларда үз-үзләрен тоту турында белешмәлекләр алдылар.

Монастырь авылы китапханәчесе урам акциясе үткәрде, анда юл хәрәкәтендә катнашучы гражданнарның тормышы һәм сәламәтлек кебек тормыш кыйммәтләре турында сөйләштеләр.

Түбән Тархан авылы китапханәсендә «Юлларда иминлек» дигән профилактик әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәдә катнашучылар видеороликлар карадылар, юл-транспорт һәлакәтләре турында мәкаләләр укыдылар,  юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

Пролей -Каша авылы китапханәчесе " Хәтер көне» акциясе үткәрде. Катнашучылар әлеге датаның барлыкка килү тарихы турында белделәр, борчулары белән уртаклаштылар, җәяүле белешмәлекләре алдылар.

Урюм авылы китапханәсендә «Балалар юл-транспорт һәлакәтләренә каршы» дигән чара узды. Чара барышында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен, урамда, транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыттылар. Юл билгеләре, светофорның билгеләнеше турында сөйләштеләр. Балалар юл тематикасы буенча табышмаклар чиштеләр.

 Чинчурин авыл җирлеге китапханәчесе  “Юл-транспорт һәлакәтеннән башка тормыш” дигән урам акциясе үткәрде. Аның максаты-авыл халкын юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү проблемаларына җәлеп итү, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлүчеләр санын киметү.

Без балалар турында кайгыртабыз, аларга юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерәбез. Шушы максаттан 18 ноябрьдә Олы Тормы авылы китапханәсендә яшь укучыларыбыз белән «Барысы да кагыйдәләр турында»  дип исемләнгән әңгәмә булып узды. Башта китапханәче бу көннең тарихын сөйләде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска һәм үзләренең гомерләрен сакларга өндәде. Без барыбыз да көн саен юл хәрәкәтендә катнашабыз, җәяүле, пассажир яки машина йөртүче сыйфатында чыгыш ясыйбыз  дип сөйләде. Җәяүле булу бик җаваплы. Юлда куркынычсызлык  җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә бәйле. Балалар юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен  тикшерделәр, табышмаклар, башваткычлар чиштеләр.Чара ахырында юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юл билгеләрен ныгыту максатыннан «Форсаж»  уены үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International