«Колосок» балалар бакчасы» хәбәр итә

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Алдагы атна "Колосок"  балалар бакчасында безнең яраткан темага«Экология»га  багышланган иде.

Өлкән әзерлек төркеме  "Батарея биреш" акциясен башлап җибәрде һәм алар өчен «Эко-кыстыргычлар» дигән мастер-класс үткәрелде. Шулай ук безнең балалар бакчасы Россия Федерациясенең Бумбатл Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Һәр төркемдә тәрбиячеләр кызыклы "Синичка көне" үткәрделәр. Балалар бакчасы участокларында кошлар ашханәләре ачылды, ата-аналарга балалар  информацион буклетлар тараттылар.

Ә менә «Солнышко» төркеме балалары " Бөтендөнья төймә көне» турында онытмаган һәм төймәдән панно ясаган.

«Эко-мәктәп/Яшел флаг» халыкара программасы кысаларында безнең балалар бакчасына өченче флаг һәм программада актив катнашкан өчен рәхмәт хаты бирелде.

Безнең балалар «ЭкоДети-2022» Республика экология конкурсында катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International