Үзәк китапханә хәбәр итә

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне ел саен 1 декабрьдә билгеләп үтелә. Көн СПИД эпидемиясе турында ВИЧ-инфекция таралу, шулай ук бу авыру корбаннарын искә алу көне буларак хәбәрдарлыкны арттыру максатында гамәлгә куелган. “Тәтеш гражданнарны яклау көллияте” студентлары өчен Үзәк китапханә хезмәткәрләре бу датага багышланган «Дөнья өстендә явыз күләгә» дигән танып белү сәгате үткәрделәр. Балалар ВИЧ һәм СПИДның нәрсә икәнен, ВИЧ-инфекциянең ничек таралуын һәм нинди очракларда йоктыру мөмкин булмавын белделәр. Үзеңне бу авырудан ничек сакларга, аның билгеләре һәм профилактикалау турында сөйләштеләр. Студентлар “Бергә - СПИДка каршы” дигән белешмә-буклетлар алдылар. Уку залында «Иртәгә яшәү өчен. бүген белү» дигән китап күргәзмәсе эшли, анда наркомания басмалары, ВИЧ – инфекция йоктыру юллары, аны профилактикалау, сәламәт яшәү рәвеше буенча китаплар тәкъдим ителә.

Бу көн - ВИЧ һәм СПИД эпидемиясенең глобаль рәвештә таралуын туктатырга кирәклеген искә төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International