Тәтеш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Мәдәниятләр салават күпере» халык иҗаты төбәк фестивале узды, анда Халыклар дуслыгы йорты, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының муниципаль бүлеге вәкилләре чакырылган иде. Кунаклар игътибарына Халык иҗаты темасына мастер-класслар, туган як халыкларының милли ашларыннан күргәзмә, алар турында сөйләү, рус һәм татар телләрендә сәхнәләштерелгән халык әкиятләрен күрсәтү тәкъдим ителде. «Мәдәниятләр салават күпере» фестивале концерт программасы һәм «Татарстан талантлары» республика конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.