“Ел тәрбиячесе-2023”

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

19-20 гыйнварда Тәтеш шәһәренең “Малыш” һәм “Рябинушка” балалар бакчалары базасында “Ел тәрбиячесе-2023” һөнәри осталык муниципаль конкурсы узды

Конкурста Тәтеш районының “Ел тәрбиячесе” һәм “Туган тел тәрбиячесе” номинацияләрендә 7 мәктәпкәчә педагог катнашты. Конкурс сынаулары эш тәҗрибәсен иҗади презентацияләүне һәм балалар белән педагогик чараны үз эченә алды. Жюри әгъзалары конкурсантларның югары профессионализмын һәм конкурс сынауларына яхшы әзерлекне билгеләп үтә.

Конкурс йомгаклары буенча «Ел тәрбиячесе» номинациясендә җиңүче дип Тәтеш шәһәренең «Әкият» балалар бакчасы җитәкчесе Суркова Алинә Ивановна танылды, ә «Туган тел тәрбиясе төркеме тәрбиячесе» номинациясендә Тәтеш шәһәренең «Колосок» балалар бакчасы тәрбиячесе Хөсәенова Мөслимә Кадыйр кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International