Тоншерма урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында "Чиста обелиск" акциясендә катнаштылар. Бу эшләребез белән без тыныч күк йөзе хакына гомерләрен яу кырларында калдырган барлык кешеләргә рәхмәтебезне белдерәбез.