17 март Олы Тормы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында «Куллар рульгә, күзләр юлга!» дигән, профилактик сәгать үткәрделәр.
Автотранспорт йөртүчеләргә урамда йөргәндә игътибарның әһәмияте турында сөйләделәр, юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска, исерек яки арыган хәлдә автотранспорт руле артына утырмаска, автомобиль йөрткәндә гаджетларга игътибарны юнәлтмәскә чакырган белешмәләр тараттылар.