23 февраль көнне - укучыларда патриотлык, Ватаныбызның иң яхшы традицияләренә тарту хисләре тәрбияләү өчен яхшы сәбәп. Бу бәйрәм -Ватаныбыз сагында торучы барлык кешеләрнең бәйрәме. Чын ир — атлар-кыю һәм батыр, җитез һәм ышанычлы, шулай ук үсеп, Ватанны саклаучы булачак малайлар бәйрәме.
22 февральдә, укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү кысаларында һәм Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Олы Тормы башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә Батырлык дәресе узды. Бу чарага мәктәпне1984 елда тәмамлаган егет, 1986 елның көзендә солдат булып кайткан Хәбибуллин Илсур Мансур улы чакырылган иде.
Ул балаларга армиядә хезмәт итү, Курил утрауларына дәүләт чиген яклауга ничек җибәрелүе турында сөйләде. Илсур Мансур улы балаларга армия хезмәтенең шәхси архивыннан фотоальбом күрсәтте. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм кунакка сораулар бирделәр. Батырлык дәресе булачак илне саклаучылар өчен котлаулар һәм теләкләр белән тәмамланды.