23 февраль-Россия Хәрби дан көне, аны Россия гаскәрләре сугыш кырларында яулый. Ватаныбызны яратырга, укырга һәм якларга, кирәк булган очракта аны лаеклы рәвештә саклый белергә бик зур мәгънә салынган.
Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты барлык тамашачыларга күп кенә уңай эмоцияләр бүләк итте. Бу көнне бик күп матур котлаулар, шигырьләр, җырлар һәм биюләр яңгырады. Безнең мәктәпнең ир-атларын мәктәп директоры Халитова М.М. котлады, шулай ук төрле яшьтәге "Ялкын"отрядыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды. Концерт бер сулышта узды, иҗади чарадан бары тик уңай эмоцияләр генә калды.