Укучыларның куркынычсызлыгы кысаларында язгы су басу вакытында Нармонка мәктәбенең башлангыч сыйныфларында "язгы су басу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" темасына класс сәгатьләре һәм инструктаж үткәрелде.
Бүген Апас районында "Иң яхшы татар теле укытучысы" Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Бу чара татар теле укытучылары арасында педагогик осталык һәм иҗат бәйрәменә әверелде.