Өстәмә белем бирү үзәге Халыкара туган тел көне кысаларында «Без туган телдә сөйләшәбез» акциясе үткәрелде. Акциянең максаты - җәмәгатьчелек игътибарын тел төрлелеген саклау, туган телләрне өйрәнүне популярлаштыру, үз мәдәниятеңнең кыйммәтен аңлауга һәм Россия халыкларының мәдәни мирасына сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.
Акциядә катнашучылар үзләренең видеомөрәҗәгатьләрен рус, татар, чуваш һәм мордва телләрендә яздырдылар. Туган тел ул - сүзләр генә түгел, буыннар бәйләнеше, традицияләр һәм тере мәдәният!