Төбәк-ара мордва мәдәнияте көне

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

15 мартта Тәтеш районының Киртәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә Мордва мәдәнияте көне кысаларында мордва теле укытучылары һәм якшәмбе мәктәпләре җитәкчеләренең укыту семинары узды.

Семинарда Татарстан Республикасының Әлмәт, Алексеевск, Чирмешән, Тәтеш районнары, Казан шәһәре педагоглары һәм Мордовия Республикасы вәкилләре катнашты.

Чара барышында туган телләрне саклау мәсьәләләре буенча пленар утырышы, мордва теле һәм мәдәнияте буенча иҗади һәм педагогик остаханәләр узды.

Чара «Педагогларның эш тәҗрибәсен диссеминацияләү» түгәрәк өстәле фикер алышу, концерт программасы һәм семинарда катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International