Бакрчы мәдәният йорты хәбәр итә.

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

18 мартта Бакырчы авыл мәдәният йортында Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында язны каршы алуга багышланган «Нәүрүз бәйрәме» бәйрәм программасы узды.
Бәйрәмгә балалар һәм өлкәннәр, мәктәп укучылары һәм авыл халкы җыелган.Борынгы традиция буенча кышны кыш бабай белән бергә озатканнар һәм язны Нәүрүзбикә йөзендә каршы алганнар.Мәктәп укучылары иҗади номерлар әзерләгәннәр.Чарада катнашучылар җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар.Чара ахырында тәмле чәй эчтеләр, барысын да камыр ризыклары һәм тәмле ботка белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International