Җир көне

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Укучыларның экологик проблемалар, Россиянең калдыкларны эшкәртү тармагындагы казанышлары турында белемнәрен киңәйтү, экологик культура дәрәҗәсен күтәрү, эко гадәтләрен формалаштыру һәм табигатьне саклау эшчәнлегенә мотивация булдыру максатыннан «П.С. Ханжин исемендәге Тәтеш беренче гомуми белем бирү мәктәбе»ндә  класс сәгатьләре һәм экологик эчтәлекле  чаралар үткәрелде. Укучылар Россиядә калдыкларны эшкәртү технологияләре белән таныштылар, эко гадәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән берничә интерактив биремне үтәделәр: калдыкларны бүлеп, бер тапкыр кулланыла торган куллану предметларын күп тапкыр кулланыла торган әйберләргә алмаштыру юлларын эзләделәр, «Яшел мәктәп»проекты  турында белешмә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International