10 апрельдә Тәтеш районы Киртәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Тоталь диктант мокша һәм эрзя телләрендә» бөтенроссия белем бирү акциясе узды. Әлеге акция Мордовия Республикасының барлык муниципаль районнарында, Саранск шәһәрендә һәм Россиянең мордва халкы тупланып яшәгән 10 төбәгендә: Татарстан Республикасы, Башкортостан, Чувашия, Мәскәү шәһәрендә, шулай ук Түбән Новгород, Пенза, Ульяновск, Самара, Чиләбе өлкәләрендә уза.
Тоталь диктант үткәрү максаты-мокша һәм эрзя телләрендә грамоталылыкны арттыру һәм мордва телләрен популярлаштыру.
Оештыручылар булып Мордовия Республикасы Мәдәният, милли сәясәт, туризм һәм архив эше министрлыгы ярдәме белән фин-угор халыклары мәдәниятләренең Идел буе үзәге тора.
2023 ел Россиядә педагог һәм остаз елы дип игълан ителгәнлектән, диктант тексты педагогларга һәм педагогик династиягә багышланган.
