2023 елның 11-14 маенда Зеленодольск шәһәрендә «ТатЧуМара - 2023» мәгариф хезмәткәрләренең 51 нче республикаара туристлык слеты узды. Слетны оештыручылар-мәгариф һәм фән Министрлыгы, Гомумроссия мәгариф профсоюзының республика оешмасы булды. Слетта Татарстан, Чувашия һәм Марий Элдан 17 команда катнашты. Тәтеш районы исеменнән МБУ ДО ЦДО, ГАПОУ «Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау колледжы» мәгариф хезмәткәрләреннән торган команда чыгыш ясады. 200дән артык кеше спорт туризмы, спорт ориентирлашуы, туристлык - туган якны өйрәнү маршрутлары, туган якны өйрәнү – экологлар конкурсы буенча шәхси – команда ярышларында көч сынашты. Чыгыш нәтиҗәләре буенча команда түбәндәге призлы урыннарны яулады:
- "Туган якны өйрәнүчеләр - экологлар" конкурсында -2 урын;
- Спорт туризмы буенча ярышларда шәхси зачетта «Җәяүлеләр - дистанциясе» дисциплинасында Өстәмә белем бирү педагогы Никоноров Дмитрий 2 урынны алды, Өстәмә белем бирү методисты Осипова Анна - 3 нче урын.
Педагогларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!