Тәтеш татар мәктәбе хәбәр итә

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

Октябрьдә искиткеч һәм игелекле бәйрәм – Өлкәннәр көне, зирәклек һәм игелек бәйрәме бар! Бу көнне без барлык туганнарыбызны һәм йөрәгебезгә кадерле кешеләрне - өлкән, акыллы буынны котлыйбыз. Бу көнне без аларга аерым игътибар бирәбез.

 Өлкәннәр көнендә, 1 октябрьдә, «Елмаю бүләк ит» акциясе узды. «Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе» нең 2 сыйныф укучылары үзләренең дәү әниләрен котладылар. Бу көнне укучылар яхшы теләкләр белән открыткалар бүләк итәргә булдылар.  Өлкән буынга сәламәтлек, рух күтәренкелеге, озын бәхетле гомер телибез !

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International