Үзәк китапханә хезмәткәрләре өлкән буын кешеләренә багышланган өлкәннәр ункөнлеге кысаларында «Җан элеккечә яшь» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр. Алып баручылар тирән хөрмәт өлкәннәргә намуслы хезмәтләре, тормыш тәҗрибәләре, игелекләре һәм зирәклекләре өчен бик күп җылы рәхмәт сүзләре әйттеләр. Катнашучылар конкурсларда, уеннарда, викториналарда катнаштылар, яшьлек җырларын искә төшерделәр.