Татар халкының борынгы бәйрәмнәренең берсе –«Сөмбелә» бәйрәме. Бу бәйрәм уңыш җыеп алынгач, көзге чәчү эшләре тәмамланганнан соң үткәрелә. "Әкият" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек һәм логопедия төркемнәрендә татар милли бәйрәме "Сөмбелә" узды. Балалар әйлән – бәйлән уеннары уйнадылар, көз турында җырлар җырладылар, биеделәр һәм шигырьләр сөйләделәр. "Шалкан" әкиятен татар телендә сәхнәләштерделәр. Чараның ахырында Сөмбелә балаларны ипи һәм тәм-томнар белән сыйладылар.
.jpg)