Тәтештә «Беренчеләр автобусы»

2023 елның 6 октябре, җомга

«Беренчеләр хәрәкәте» автобусы 5 октябрьдә Тәтеш шәһәренә килә. Хәрәкәт активистлары оешма, максатлар, идеология турында сөйләделәр, булган проектларны тәкъдим иттеләр. Район укучыларын һәм студентларын туры эфир вакытында Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов сәламләде.

Көн дәвамында районыбыз яшьләре хәрәкәтне үстерүче уеннарда катнашты һәм кызыксындырган юнәлешләр буенча үз мөмкинлекләрен сынап карый алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International