Мәгариф бүлеге хәбәр итә

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

2023 елның 24 октябрендә Сферум платформасында урта, төп гомуми белем бирү оешмаларының тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, Тәтеш муниципаль районының тәрбия буенча директор киңәшчеләренең эшлекле киңәшмәсе узды.

Түбәндәге сораулар каралды:

1. Көзге мәктәп яны лагерьларын ачу. Көзге каникуллар (Лазарева И.В., мәгариф бүлегенең тәрбия эше буенча начальнигы урынбасары );

2. Конкурс хәрәкәте. Өстәмә белем бирү навигаторы. Күрсәткечкә ирешү (Моисеева Т. Н., мәгариф бүлеге методисты»);

3. «Россия бөркете» программасын гамәлгә ашыру. Бренд продукциясен алу (Моисеева О.Ю., Тәтеш районында киңәшчеләр белән эшләү буенча муниципаль координаторы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International