Келәш авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2026 елның 25 мае, дүшәмбе

23 май Келәш авылының Гагарин урамында урам бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмнең төп оештыручы авыл имамы Фәһим Вилдан улы Галимов булды. Алдан ук шушы урамда туып үскән кешеләр әби-бабалары, йортларының тарихы белән уртаклаштылар. Бәйрәм башланганчы Фәһим Вилдан улы истәлекле фотолар белән бизәлгән, хатирәләрне туплаган брошюра белән таныштырды. Катнашучылар бердәм булып ул иҗат иткән Гагарин урамы гимнын башкардылар.

Гагарин урамы гөрләп торды: кунакларр каршылау, өстәлләр әзерләү, күрешүләр, батутта сикерүче балалар тавышлары...Хуҗабикәләр иң яраткан ризыкларын әзерләделәр, Рамил Шәйһетдинов зур казаннарда пылау, шурпа пешерде, самавырлар кайнап торды. Теләге булганнарны Альбина Магафурова балчыктан эшләнмәләр әзерләргә чакырды.

Бәйрәм мул өстәл артында урамдашлар бүләк иткән җырлар, кызыклы хәлләрне искә алып озак дәвам итте.

   ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International