26 октябрьдә волейбол буенча чираттагы "Яшләр лигасы" уены узды. Волейбол кичәсен татар һәм кадет шәһәр мәктәпләре командалары ачты. Беренче партияне каты көрәштә кадет мәктәбе егетләре отты. Нәтиҗә 29 : 27. Аннан соң инициативаны Татар мәктәбе укучылары күтәреп, уенны ышанычлы җиңүгә җиткерделәр. Икенче партияне алар 25 : 16 җиңде, ә өченчесендә 15 : 9 исәбе белән уңышка ирештеләр.
.jpg)
.jpg)