Мәгариф бүлеге хәбәр итә

2023 елның 3 ноябре, җомга

Гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасының I һәм II этаплары нәтиҗәләре буенча III этапка иң күп балл җыйган 76 катнашучы үтте.

Тәтеш районыннан иң яхшылар рәтенә Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Шакирова Алиса (укытучы Лукина Т.В.) керде.

2023 елның 3 ноябрендә Казанда Советлар Союзы Герое С.А. Әхтәмов исемендәге 121 нче лицей базасында республика олимпиадасының 3 этабы узды.

Алисә Тәтеш районын лаеклы тәкъдим итте, язма рәвештә республика тестын һәм әңгәмә уздырды.

Олимпиада нәтиҗәләре 15 ноябрьдән соң билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International