Хөрмәтле тәтешлеләр һәм район кунаклары!
Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!
Халыклар бердәмлеге көне-Россиянең күп гасырлык традицияләренә, халыкның Ватан хакына бердәмләшүенә хөрмәт күрсәтү. Ватан тарихын хөрмәт итеп, без бу бәйрәмне милли татулык һәм җәмгыятьнең бердәмлеге символы буларак билгеләп үтәбез, илебезнең героик үткәнен искә алу бурычын һәм аны яклаучыларга рәхмәт белдерәбез.
Бүген илгә моңарчы күрелмәгән басым шартларында Ватанның иң яхшы уллары, алар арасында безнең күп кенә тәтешлеләр, Россия суверенитетын саклауда катнашалар, күпмилләтле һәм күп конфессияле Ватаныбызның иминлеген тәэмин итәләр. Моннан ары да шулай булачак.
Күпмилләтле Россия халкының бердәмлеге, аның рухи бердәмлеге – илебезнең, Республикабызның, районыбызның уңышлы үсешенең һәм иминлегенең мөһим өлешләре.
Халыклар бердәмлеге көне безнең иң яхшы традицияләребезне ныгыту өчен лаеклы сәбәп булсын - патриотизм, үзара ярдәм һәм бердәмлек!
Барыгызга да тынычлык, игелек, бәхет һәм иминлек телим!
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р. Х. Сафиуллов