Информатика һәм программалаштыру буенча «Олимпка юл» республика команда олимпиадасы

2023 елның 6 ноябре, дүшәмбе

4 ноябрьдә Тәтеш муниципаль районының программалаштыру буенча җыелма командасы информатика һәм программалаштыру буенча «Олимпка юл» республика команда олимпиадасында катнашты.

Ярышлар Иннополис университетында узды. Чарада Татарстаннан барлыгы 65 команда катнашты.

Безнең егетләр Лашманов Сергей (Зур Шәмәк урта гомуми белем бирү мәктәбе), Волков Руслан (В.А. Хапаев исемендәге Тәтеш кадетлар мәктәп-интернаты), Ризаев Камиль (Ханҗин П.С. исемендәге 1 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе), команданың тренеры И.В. Лашманов командада программалаштыру мәсьәләләрен хәл итүдә зур тәҗрибә тупладык.

Балаларга алга таба да уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International