Байтикада яшь натуралистлар слеты

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында «Рус география җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәме белән яшь натуралистлар слеты үткәрелә анда безнең районнан балалар да катнаша: Хайрутдинова Алия, Шакирова Алиса, Емельянова Ульяна «Тәтеш татар урта мәктәбе» укучилары, җитәкче - Хуснутдинова Гульфия Мазитовна и Ахмадуллин Рахим «Байраш урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучысы, җитәкчесе Котдусова Гөлназ Юныс кызы. Слет «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында уза.

Укучылар алдан ук берничә иҗади эш тәкъдим иттеләр, тикшерү нәтиҗәләре буенча алар сайлап алудан үттеләр һәм слетка чакырылдылар.

Слет программасында проектларны яклау, квестлар, мастер-класслар һәм башка күп нәрсәләр бар.

Балаларга һәм укытучыга нәтиҗәле эш телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International