2023 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге бүлегендә Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча гражданнарны күчмә кабул итү булачак.
Кабул итү вакыты: 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.
Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы үткәрәчәк.
Белешмәләр өчен Телефон: (884373)25560, (8843)2217785.
Гражданнарны кабул итү Тәтеш шәһәре, Вахитов ур., 10 йорт адресы буенча алып барылачак.