Байраш авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

7 ноябрь көнне Байраш авыл мәдәният йортында  Гаязов Ильнарны армия сафларына озату кичәсе оештырылды. Чараны авыл мулласы ачып җибәрде. Ильнарның әти-әнисе, дуслары, туганнары, Байраш төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры, авыл халкы котлады.Авыл җирлеге башлыгы А.М. Гобәев үзенең бүләген тапшырды. Аннары концерт программасы оештырылды. Җыелганнар Илнарга уңышлы хезмәт һәм туган авылына тизрәк әйләнеп кайтуны теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International