Мәгариф бүлеге хәбәр итә

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

2023 елның 8 ноябрендә «Барс» базасында Тәтеш муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләре арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабы узды. Чемпионатта районның 10 мәктәбеннән 10 мәктәп командасы катнашты.

Ярышлар нәтиҗәләре:

  •          I урын «П.С. Ханҗин исемендәге 1 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе»;
  •          II урын – «Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбе»
  •          III урын «Бакырчы урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Җиңүчеләр командасы зона ярышларында район намусын яклаячак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International