2023 елның 7-11 ноябрендә Омск шәһәрендә 13 яшькә кадәрге бадминтон буенча Россиянең шәхси-команда беренчелеге узды. Татарстан, турнирда беренче урынны алып, барлык яшь категорияләре буенча Россия төбәкләре арасында лидерлар рәтендә булуын кабат раслады.