Келәш модель китапханәсе хәбәр итә

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

Келәш модель китапханәсе кунаклар кабул итүне дәвам итә.

Яңарыш кичергәннән соң яңа төс алган китапханә күпләрдә кызыксыну уята. Тәтеш шәһәрендә эшләүче “Батырлык”яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр дә үзләренең җитәкчеләре белән сокланып, зур кызыксыну белән экскурсия үттеләр. Алар “китаплар патшалыгының”, Келәш авылының тарихы, туган якны өйрәнү бүлегендәге экспонатлар белән таныштылар. Бай китапханә фонды белән кызыксынып, үзләренә өйдә уку өчен китаплар сайладылар. Бик яратып интерактив уеннар уйнадылар.

Келәш балалары, китапханәсе һәм Тәтеш балалары арасында дуслык күпере салынды. Ике як та бу очрашуларның дәвамлы булуын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International