Үзәк китапханә хезмәткәрләре яшьләр өчен «Яшьләр һәм китап: каршы хәрәкәт ит» дип аталган әдәби нон – стоп үткәрде. Китапханәчеләр укучыларны фантастика, классика, детектив, заманча роман һәм психология кебек яшьләр өчен иң кызыклы әдәби жанрлар белән таныштырдылар. Чара барышында «Китап игътибар үзәгендә» дигән әдәби викторина үткәрелде. Аннары импровизация ярдәмендә чарада катнашучылар китапханәчеләр сөйләгән әдәби жанрларда үзләренә яңа һәм кызыклы нәрсәләр ачтылар. Соңыннан «Яшьләр һәм китап» дигән исем астында бизәлгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
.jpg)