Тәтеш шәһәренең «Әкият» балалар бакчасы хәбәр итә

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын ябу кысаларында "Әкият" балалар бакчасында «Халыклар күп – дуслык бер! " бәйрәме узды. Балалар Ватаныбызда төрле милләт кешеләренең тату яшәве һәм һәркемнең үз илен бертигез яратуы турында  белем алдылар. Балалар күңелле итеп рус, татар, чуаш һәм мордва милли уеннарын уйнадылар, милли җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар. Мондый чаралар үткәрү һәр баланың күңелендә үз ватанына мәхәббәт уты кабызыр дип ышанасы килә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International