Гаилә – ул йорт, ул дөнья, ул бергә булган шатлыклар һәм кайгылар. Ул гадәтләр һәм традицияләр. Ул барлык бәла-казаларда терәк. Ул ныклы сарай, диварлары эчендә бары тик мәхәббәт һәм тынычлык хөкем сөрә ала.
Бүген "Сабый" балалар бакчасында халыкара гаилә көне уңаеннан тематик чаралар узды. Тәрбиячеләр балалар белән презентацияләр карап сөйләшүләр үткәрделәр, балалар үз гаиләләре, гаиләләренең яраткан шөгыльләре турында зур теләк белән сөйләделәр. Тәрбияләнүчеләр үз гаилә әгъзаларын ясадылар, "Минем дус гаиләм" дигән коллектив эш әзерләделәр. Мондый чаралар балаларда үз гаиләләренә, йортларына мәхәббәт һәм ярату, гаилә әгъзаларына хөрмәтле мөнәсәбәт тәрбияли.
Без ышанабыз, балалар күңелендә иң мөһим фикер калды: бәхет – ул дус, ышанычлы һәм ныклы Гаиләдә!
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)