16 гыйнвар Тәтеш район мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында «Хип – хоп» хореографиясе буенча мастер-класс узды. Чарада Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау колледжы студентлары, шулай ук Ханҗина П.С. исемендәге Тәтешнең 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм А.А. Соколовский исемендәге Тәтешнең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Чарада катнашучылар хип - хоп юнәлешенең барлыкка килү һәм үсеш тарихын белделәр.
.jpg)
.jpg)