Бер генә патриотик акция дә юкка гына узмый, чөнки ул йөрәкләрдә һәм җаннарда эз калдыра. Акция кысаларында укучылар әти-әниләре белән бергә сугышчылар өчен окоп шәмнәре әзерләделәр. Мобилизацияләнгәннәр өчен окоп шәмнәре бик мөһим һәм кирәк. Мондый шәм 6-7 сәгать янып тора, яктылык һәм җылылык бирә. Аны сүндереп, яңадан кабызып була. Күңел җылысы символы буларак, махсус «Игелек уты» белән балалар куллары белән ясалган шәмнәр һәр солдатны җылытыр дип өметләнәбез!
.jpg)
.jpg)