2024 елның 16 гыйнварында Казан дәүләт мәдәният институтында балалар театр коллективларын ачыклау, аларга ярдәм итү, шулай ук театр сәнгатенә җәлеп итү максатларында РФ Мәдәният министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге ярдәме белән Бөтенроссия «Беренче театр» театр иҗаты фестиваленең Гала-концерты үткәрелде. Концертта тантаналы рәвештә фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Гала-концертта «Тәтеш кадет-интернат мәктәбе» «АрБалет» театр коллективы да катнашты (җитәкчесе: Сиякина Нәфисә Равил кызы). Чара башланганчы кадетлар актерлык осталыгы буенча мастер-класста һәм институт буенча экскурсиядә катнаштылар. Фестиваль нәтиҗәләре буенча безнең мәктәп театры «Театральләштерелгән тамаша» номинациясендә III дәрәҗә Дипломга лаек булды.
Яшь театрчыларны һәм аларның җитәкчеләрен чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!