2024 елның 16 гыйнварында Казан дәүләт мәдәният институтында балалар театр коллективларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатларында РФ Мәдәният министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Республика мәктәптән тыш эш үзәге ярдәме белән «Беренче театр» Бөтенроссия театр иҗаты фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы һәм гала-концерты узды. Укучылар актерлык осталыгы буенча мастер-класста катнаштылар.
Тәтеш шәһәре 2 нче урта белем бирү мәктәбенең «Фантазияләр дөньясында» мәктәп театры (җитәкчесе Саматова Г.Н.) «Драма театры» номинациясендә 1 нче урын яулады. Җиңү белән котлыйбыз!