16 гыйнварда Нармонка авыл җирлеге гражданнары җыенында Нармонка мәктәбенең ЮИД отряды әгъзалары «Кышкы юлларда куркынычсыз хәрәкәт»профилактик акциясе үткәрделәр. Аның максаты-юл-транспорт травматизмын кисәтү, машина йөртүчеләр һәм балалар тарафыннан юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү .
Балалар авыл халкына кышкы чорда урамнарда һәм юлларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм «кышкы чорда җәяүлеләрнең үз-үзләрен тоту кагыйдәләре " истәлекләрен тапшырдылар.
.jpg)