Үзәк китапханә хәбәр итә

2024 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Үзәк китапханәдә «Тәтеш районы балалар йортлары» дигән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. «Актив мохит» программасы кысаларында Туган якны өйрәнүче – җәмәгатьче Иванова Милица сугыш елларында Тәтеш районында балалар йортлары турында архив материаллары тәкъдим итте. Тыңлаучылар авыр тормыш шартларында калган балаларның язмышлары турында белделәр. Төрле язмышлар, әмма аларны бер нәрсә берләштерә - алар үзләрен югалтмаганнар. Белем алганнар, сайлаган һөнәрләре буенча эшләгәннәр, гаиләләр булдырганнар, балалар үстергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International