Келәш авылы мәдәният йорты хәбәр итә

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

18 нче гыйнварда Келәш авылында яшәүче Сания Каюм кызы Абдуллина якыннары янәшәсендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов һәм шәхсән үз исеменнән Фәнил Хәлим улы Галимов котлады. Җирлек сәркатибе Миләүшә Камалетдинова һәм мәдәният хезмәткәрләре котлауга кушылып җыр бүләк иттеләр. Юбилярның якыннары да иң изге теләкләрен җиткезделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International