Олы Тархан авылы мәдәният йорты хәбәр итә

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

Россия Федерациясе Президенты 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте. Чөнки гаилә-ул ныклы җәмгыятьнең, якты киләчәкнең нигезе. Гаилә-мәхәббәт, хөрмәт чыганагы.

 Олы Тархан авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре урта мәктәп яше укучылары  өчен Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Гаиләдән дә кыйммәтрәк нәрсә булырга мөмкин!” дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара барышында балалар белән гаилә турында диалог булды, гаилә традицияләре һәм мавыгулары турында сөйләделәр, гаилә кыйммәтләре турындагы сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр. Катнашучылар гаилә турында мәкальләрне, әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмакларны чиштеләр, гаилә турында шигырьләр укыдылар. Чара ахырында алып баручы балаларга яхшы сүзләрдән чәчәк җыярга тәкъдим итте, ул нәтиҗәдә балаларның өстәлендә «чәчәк атты», бәхетле булырга теләгән һәр гаилә өчен кирәкле сыйфатлар таҗы белән тулыланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International